название:
автор:
Син хаклы.
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1314 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Син хаклы. Оксана Ильюп көе һәм сүзләре. Куш-та: Син хаклы – мин сине оныттым. Мин башка берәү дип җан аттым. Буш сүзләрем өчен үкенәм. Син хаклы. Мин гафу үтенәм. 1.“Оныттың мени? – дип сорыйсың. Нигә миңа бер дә язмыйсың?” “Онытмадым. Көн дә сагынам. Тик вакыт җитми”, - дип акланам. 2.Бормалы да булды юлларым. Читләгәнне сизми калганмын. “Оныттың мени?” – дип сорама. Күзләремә минем карама. Куш-та: Син хаклы – мин сине оныттым. Мин башка берәү дип җан аттым. Буш сүзләрем өчен үкенәм. Син хаклы. Мин гафу үтенәм. 3.Мин дөрес юллардан бармадым. Яннарыңда синең калмадым. Сизәсең бит инде – без ятлар. Авазларым гына кабатлар. Куш-та: Син хаклы – мин сине оныттым. Мин башка берәү дип җан аттым. Буш сүзләрем өчен үкенәм. Син хаклы. Мин гафу үтенәм.
А как ты думаешь, о чем песня "Син хаклы." ?