ГлавнаяИсполнителиИрфан ИзмайловӘйләнеп кайт әле авылга
название:

Әйләнеп кайт әле авылга


автор:

Ирфан Измайлов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1518 просмотров
[bad word]  [bad word] tat_folk

Илгиз Закиров көе
Марсель Гыймазетдинов сүзләре

Юксынам дисең син, нигә соң?
Гомерең узмаган бит әле.
Туган як туфрагын сагынып,
Әйләнеп авылга кайт әле.

Саф чишмә сулары, һавасы,
Тугае, болыны, урманы
Кочаклап алырлар үзеңне —
Әйләнеп авылга кайт әле.

Күзләрең ямансу, боеклар —
Алар да авылны сагына.
Кайгырма, моңайма, юксынма,
Әйләнеп кайт кына авылга.

Юксынам дисең син, нигә соң?
Гомерең узмаган бит әле.
Туган як туфрагын сагынып,
Әйләнеп авылга кайт әле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әйләнеп кайт әле авылга" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен