ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЯТИМ БАЛА ЗАРЫ
название:

ЯТИМ БАЛА ЗАРЫ


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 599 просмотров
ЯТИМ БАЛА ЗАРЫ

Адаштың мәллә? Кайтмыйсың, әни,
Газиз балаңны ташлап киттең дә.
Барыбер сине сагынам, әни.
Җылы назыңны күрми үссәм дә.

Нәни кулларым сине эзлиләр,
Уйларым һич тә тынгы бирмиләр.
Чит-ятлар килеп мине жәллиләр,
Миңа кушылып алар әрниләр.

Кушымта:
Әнием, зинһар, ташлама мине,
Ятлар кулыннан кайтып ал инде.
Балаң күңеле тирән яралы,
Кичен өстемә юрган яп әле.

Нигә туганмын бәхетсез булып,
Мәңге сагышлы бер кәккүк сыман?
Бер тапкыр юрган өстемә япчы,
Әнием, бәгърем, сине сагынам.

Кушымта

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "ЯТИМ БАЛА ЗАРЫ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен