ГлавнаяИсполнителиИркэХуш мэктэбем (минус)
название:

Хуш мэктэбем (минус)


автор:

Иркэ


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1432 просмотра
Сау бул инде, сөйгән мәктәбебез.
Рәхмәт Сезгә, абый, апалар.
Кичерегез безне кайчагында,
Эшләгәнгә ялгыш хаталар.

Без киткәчтен юксынырсыз әле,
Сагынырсыз таныш йөзләрне.
Онытмабыз якты кояш кебек,
Нур сирпегән Сезнең йозләрне.

Вакыт җитте, очабыз кошлардай,
Йөрәкләрдә сүнмәс ялкыннар.
Әнкәйләрдәй назлап үз иттегез,
Сез шуңа да бик, бик якыннар.

Энем, сеңелем дигән сүзләрегез,
Назлар булып керде күңелгә.
Акыл җимешләрен өләштегез,
Җитсен диеп бөтен гомергә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Хуш мэктэбем (минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен