ГлавнаяИсполнителиРәшит Ваһапов (Ирек Ногманов,Зөләйхә /минус/
название:

Зөләйхә /минус/


автор:

Рәшит Ваһапов (Ирек Ногманов,


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 947 просмотров
Татар халык җыры

Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә;
Айга менеп, түбән карап,
Сине күрәсем килә.

Кызарып кояш чыкканда
Нурлар төшә түтәлгә.
Күзем төшсә, күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.

Озын кара чәчләреңне
Тасма кирәк үрергә.
Өзелеп сөйгән ярың килгән,
Чык, Зөләйха, күрергә.

Аклы-чуклы ал тасмаңны
Тагып җибәр тәңкәңә.
Шул егетне яратам, дип,
Әйт, Зөләйха, әнкәңә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Зөләйхә /минус/" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен