ГлавнаяИсполнителиАзат Аббасов, Е. Соколова (фортепиано) 1954Ялгыз гармун (1947) —Одинокая гармонь на татарском языке Музыка: Б. Мо
название:

Ялгыз гармун (1947) —Одинокая гармонь на татарском языке Музыка: Б. Мо


автор:

Азат Аббасов, Е. Соколова (фортепиано) 1954


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 587 просмотров
Таңга хәтле тагын тынды дөнья,
бер тавыш юк, сүнгән утлар да,
тик кайдадыр ялгыз гармун гына
моңнар түгеп йөри урамда.

Бер китә ул кырлар кочагына,
бер әйләнеп кайта яңадан,
ул кемнедер эзли караңгыда,
тик табалмый кебек ул һаман.

Кырдан рәхәт төнге салкын килә,
алмагачтан чәчәк сибелә,
син яшермә, кем соң кирәк сиңа,
яшь гармунчы, әйтче син безгә.

Еракта да булмас бәлки ул кыз,
ник әйтмисең кемне эзлисең,
ник төн буе син йөрисең ялгыз,
ник кызларга йокы бирмисең?..

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ялгыз гармун (1947) —Одинокая гармонь на татарском языке Музыка: Б. Мо" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен