ГлавнаяИсполнителиНеизвестенҮтеп киткән чакта гына
название:

Үтеп киткән чакта гына


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 915 просмотров
Үтеп киткән чакта гына
Күрсәм дә күзләреңне,
Мөмкин түгел оныту да,
Биләдең йөрәгемне.

Кушымта:
Кем идең син белсәм иде,
Очратсам иде сине,
Истә тотып шул мизгелне,
Эзләсәң иде мине.

Карашыңны саклый күңел,
Кабаттан күрмәсәм дә,
Минем иң якыным кебек
Үзенне белмәсәм дә.

Кушымта.

Гашыйк булдым да үзеңә,
Югалттым шул мизгелдә.
Очкын бар иде күзеңдә,
Нуры калды күңелдә

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Үтеп киткән чакта гына" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен