ГлавнаяИсполнителиГузэл УразоваКем иден син
название:

Кем иден син


автор:

Гузэл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1397 просмотров
Үтеп киткән чакта гына
Күрсәм дә күзләреңне,
Мөмкин түгел оныту да,
Биләдең йөрәгемне.

Кушымта:
Кем идең син белсәм иде,
Очратсам иде сине,
Истә тотып шул мизгелне,
Эзләсәң иде мине.

Карашыңны саклый күңел,
Кабаттан күрмәсәм дә,
Минем иң якыным кебек
Үзенне белмәсәм дә.

Кушымта.

Гашыйк булдым да үзеңә,
Югалттым шул мизгелдә.
Очкын бар иде күзеңдә,
Нуры калды күңелдә

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кем иден син" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен