название:
автор:
Яшьлегем эзлэре
автор:
Гузэл Жэлэлова
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 723 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Җил белән серләшкән каеннар Яңарта яшьлегем хисләрен. Шомыртлар ак шәлен ябынгач Сагынам авылым кичләрен. Сагынам, өзелеп сагынам, Шул назлы яшьлекнең эзләрен. Назлы җил, салмак җил китерә Чәчәкле болынның исләрен. Мин тоям шул җылы җилләрнен Яшьлектән наз булып искәнен. Сагынам, өзелеп сагынам Ялкынлы яшьлегем эзләрен. Бирелеп хыялга ,уйларга, Тыңлыйм мин агышын чишмәнең, Чишмәләр җырлыйлар моң итеп, Җырлыйлар авылым хисләрен. Саклаган, авылым саклаган Давыллы яшьлегем эзләрен.
А как ты думаешь, о чем песня "Яшьлегем эзлэре" ?