ГлавнаяИсполнителиИлhам ШакировЖиз кынгырау моннары
название:

Жиз кынгырау моннары


автор:

Илhам Шакиров


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1485 просмотров
Җиз кыңгырау моңнары
Вәсил Хәбисламов көе Әнгәм Атнабаев сүзләре

Урап-урап карлар күмә
Кышның озын юлларын,
Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.

Җиз кыңгырау, көмеш моңнар
Уйлата синең хакта,
Синең хактагы уйларым
Яшьлеккә алып кайта,
Уйлата синең хакта.

Урап-урап карлар күмә
Кышның озын юлларын,
Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.

Җиз кыңгырау моңнарында
Үткәннең тавышлары,
Күрешүләр, кавышулар,
Аерылу сагышлары,
Үткәннең тавышлары.

Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.
Кая алып бара икән
Кышкы озын юлларым?

Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына,
Килер идем яшьлегемнән
Тик сине алып кына,
Атларда чабып кына.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Жиз кынгырау моннары" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен