ГлавнаяИсполнителиРөстәм АсаевВетераннар маршы (минус) (Р.Чурагул-Р.Шәйдуллин)
название:

Ветераннар маршы (минус) (Р.Чурагул-Р.Шәйдуллин)


автор:

Рөстәм Асаев


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 746 просмотров
ВЕТЕРАННАР МАРШЫ
Рамил Чурагул сүзләре, Рөстәм-Хан Шәйдуллин көе

Бу бәйрәмне әткәй бер ел көтә,
Ул зур бәйрәм – Җиңү бәйрәме!
Күкрәгендә аның орден медаль,
Кулларында – чәчәк бәйләме.

Кушымта:

Тигез сафта уза ветераннар,
Җиңү яулап алган яугирләр.
Чал булса да, алар hаман яп-яшь.
Чын егетләр алар, чын ирләр!

Җиңү көне елга тик бер килә.
Ут очыра күктә салютлар.
Сугыш яланында калганнарга
Хәтер җыры булсын шул утлар.

Кушымта.

Сугыш юлын сөйли ветераннар,
Яшь буынга булыр истәлек.
Батырларның рухын искә алып,
Тик бер минут, әйдә, тын торыйк!

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ветераннар маршы (минус) (Р.Чурагул-Р.Шәйдуллин)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен