ГлавнаяИсполнителиНеизвестенҺаваларда оча ике аккош
название:

Һаваларда оча ике аккош


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 816 просмотров
Һаваларда оча ике аккош,
Каурыйлары җиргә коела.
Янып сөйсәң, күңел канатлана,
Мәңге талмас кебек тоела.

Һаваларда очкан ике аккош
Аерылмыйча яшәр гел бергә.
Без очарбыз бәхет киңлегендә
Синең белән икәү гомергә.

һаваларда очкан ике аккош
Талгын гына канат кагына.
Әллә нигә бергә чакларда да
Күңелем һаман сине сагына.

Һаваларда оча ике аккош,
Еракларга китә моңнары.
Киләчәккә аккош юлы булып
Китсен безнең яшьлек еллары

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Һаваларда оча ике аккош" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен