название:
автор:
Аерылмагыз
автор:
Красивая татарочка
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 870 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу сәбәпләре. Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Канатларны каера ул Аерылу сәгатьләре. Ят кошны пар итмәс аккош, Ялгыз канат какса да. Без дә бергә булалмабыз, Сулар үргә акса да. Ялгыз аккош күргән саен Өзелә бәгырьләрем. Нигә без бергә чакларның Белмибез кадерләрен?! Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Гомерләрне кыскарта ул Аерылу сәгатьләре.
А как ты думаешь, о чем песня "Аерылмагыз" ?