ГлавнаяИсполнителиВасиль ГалимовКыз сагышы
название:

Кыз сагышы


автор:

Василь Галимов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1476 просмотров
Кыз сагышы
Вәсил Галимов көе Фирүзә Җамалетдинова сүзләре

Ак каеннар янына бер кыз килгән,
Сорамагыз нигә килгәнен.
Каеннарга сарылып,
Каеннарга сарылып
Елый кызлар,
Ятлар белән күрсә сөйгәнен.

Мендәренә чумып бер кыз елый,
Күз яшьләрен күрә ай гына.
Сөйгәне бит аны,
Сөйгәне бит аны
Калдырган да,
Китеп барган бүтән янына.

Ак каеннар янына бер кыз килгән
Йөрәккәен сагыш телгәндә.
Җанга сердәш эзләп,
Җанга сердәш эзләп
Йөри кызлар
Айсыз калган кара төннәрдә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кыз сагышы" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен