ГлавнаяИсполнителиГульдания ХайруллинаТөнбөеклар бүләккә
название:

Төнбөеклар бүләккә


автор:

Гульдания Хайруллина


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 893 просмотра
Төнбөеклар бүләккә
Виталий Агапов көе һәм сүзләре

Җәйге таңнан төшәм күлгә,
Төнбөеклар күрергә.
Шушы чәчкәләрне җыеп,
Такыялар үрергә.

Төнбөек чәчкәләренә
Сине охшатам, иркәм.
Ул да боек, син дә боек,
Нигә соң шулай икән?

Төнбөеклар ата төнлә,
Ә син кайчан атарсың?
Күңелеңдә көмеш йозак,
Миңа кайчан ачарсың?

Туган авылым чишмәсенең,
Суларын эчәр идем.
Сөюемне сиңа гына
Сер итеп сөйләр идем.

Чәчләремне дулкынлатып,
Таң җиле исә икән.
Сине күрсәм, шатлыгымнан,
Канатлар үсә икән.

Туган авылым урамының
Талларын кочар идем.
Сөям, диеп әгәр дәшсәң,
Яныңа очар идем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Төнбөеклар бүләккә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен