ГлавнаяИсполнителиРамис СалимовКайт син
название:

Кайт син


автор:

Рамис Салимов


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1439 просмотров
Сагынам дип хатлар язасың син
Кайтыр идем дисең яныңа
Үкендерә яшьлек хаталары
Һич тынгы юк дисең җаныма

Кайт син әйдә, кайт син, һич тартынма
Кичердем мин сине күптәннән
Нигә инде җанны телгәләргә
Гаеплене эзләп үткәннән (2)

Икәү генә йөргән сукмакларны
Куе үлән каплап китмәгән
Шул юллардан сине эзләп йөрим
Төннәрем юк сине көтмәгән

Кайт син әйдә, кайт син, һич тартынма
Кичердем мин сине күптәннән
Нигә инде җанны телгәләргә
Гаеплене эзләп үткәннән (2)

Сагынам дип хатлар язып торма
Йөрәкләрдә сөю барында
Кайт әле син күңелеңне тыңлап
Яшьлек мәхәббәтең янына

Кайт син әйдә, кайт син, һич тартынма
Кичердем мин сине күптәннән
Нигә инде җанны телгәләргә
Гаеплене эзләп үткәннән (2)

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайт син" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен