название:
автор:
Мәдинә-гөлкәем (Татар халык жыры)
автор:
Рөстәм Сәрвәров
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1364 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Кулъяулыгым икәү иде, Берсе суларга акты. Мәдинәм, гөлкәем, Берсе суларга акты, бәгырькәем. Икебезне ике якка Тормыш дулкыны какты. Мәдинәм, гөлкәем, Тормыш дулкыны какты, бәгырькәем. Синең хакта серләремне Сөйлим таң җилләренә. Мәдинәм, гөлкәем, Сөйлим таң җилләренә, бәгырькәем. Мин сагынып хатлар язам, Синең исеңдә дә юк. Мәдинәм, гөлкәем, Синең исеңдә дә юк, бәгырькәем.
А как ты думаешь, о чем песня "Мәдинә-гөлкәем (Татар халык жыры)" ?