ГлавнаяИсполнителиДиля и Булат НигматуллиныЮллар (аранж. Мухин Марат)
название:

Юллар (аранж. Мухин Марат)


автор:

Диля и Булат Нигматуллины


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 722 просмотра
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин;
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Аерыла алмыйм сездән мин.

Алларымда якты йолдыз төсле
Мавыктыргыч утлар яналар;
Юллар, юллар, борма-борма юллар
Шул утларга таба баралар.

Яшьлек хисен, тынгысызлык дәртен
Вакыт яңгырлары юмасын.
Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын.

Тибрәндереп якты уйларымны,
Җәйрәп ята данлы, киң Илем;
Юллар, юллар, алга таба дәшә,
Бармый калыр хәлем юк минем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Юллар (аранж. Мухин Марат)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен