название:
автор:
Су буйлап
автор:
Изге Ай
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1107 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Су буйлап Идел бит ул, тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул шул, Тирән бит ул, киң бит ул. Караңгы төн, болытлы көн – Без аерылган көн бит ул. Идел бит ул - бик мул елга, Ул бит диңгезгә китә шул, Ул бит диңгезгә китә. Аккан сулар, искән җилләр Йөрәгемне җилкетә. Идел буйларына барсам, әйтер идем Иделгә шул, әйтер идем Иделгә: Минем кайгыларымны да Алып кит, дип, диңгезгә. Су буйлары моңсу иде Без аерылган чагында шул, Без аерылган чагында. Тормыш дулкыннары безне Кушар әле тагын да.
А как ты думаешь, о чем песня "Су буйлап" ?