ГлавнаяИсполнителиНеизвестенАлларыма килеп тезләндең син
название:

Алларыма килеп тезләндең син


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1364 просмотра
Алларыма килеп тезләндең син,
Кулларыңда иде пар алма.
Төшләремә кереп һәр көн шулай
Таң атуга китеп югалма.

Өзелепләр төште пар алмакай
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Пар алмадай, пар алмадай иде,
Үз күзләрем тиде, күрәсең.
Пар алмадай бигрәк татлы булып,
Төшләремә минем керәсең.

Өзелепләр төште пар алмакай
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Җанга явар бары салкын көзләр
Бар төсләрне җиргә тигезләр.
Төшләремдә күргән пар алманы
Бакчаларда йөрим мин эзләп

Өзелепләр төште пар алмакай
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Алларыма килеп тезләндең син" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен