название:
автор:
Кама буе-туган як
автор:
Илhам Шакиров
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 791 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Акчарлаклар оча уйнап Зянгярь су өсләрендә. Син җылы бирдең, туган як, Иң якты хисләремә. Кама буе — туган як, Гөлләр үсә торган як; Гүзәллеге күңелләрдән Җырга күчә торган як. Шаулый зәңгәр урманнарың, Көч алам суларыңнан. Күпме барсам да армам күк Бормалы юлларыңнан. Кама буе — туган як, Гөлләр үсә торган як; Гүзәллеге күңелләрдән Җырга күчә торган як.
А как ты думаешь, о чем песня "Кама буе-туган як" ?