ГлавнаяИсполнителиРишат Галимов (ТулганАй)Розалия
название:

Розалия


автор:

Ришат Галимов (ТулганАй)


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 916 просмотров
Розалия

Язлар җитсә, бакчаларда йөрим, 
Карыйм гөлләр чәчәк атканын...
Роза гөлләренә сине тиңлим, 
Сагынам сине, бәгърем- аппагым!

Кушымта:
Өзелеп сине яратам,
Иң кадерлем син, диям
Сагышларда мин көям,
Белмисең, Розалиям!
Өзелеп сине яратам,
Бердәнберем син, диям,
Сагышларда мин көям,
Сине сөям, сине сөям!!!

Кил син, күр син, гөлләр чәчәк ата,
Синең өчен бит ул чәчкәләр!
Син килмәсәң, алар сулыгырлар,
Минем йөрәк сыкрар, үпкәләр!

Кушымта:
Өзелеп сине яратам,
Иң кадерлем син, диям
Сагышларда мин көям,
Белмисең, Розалиям!
Өзелеп сине яратам,
Бердәнберем син, диям,
Сагышларда мин көям,
Сине сөям, сине сөям!!!

Әгәр килсәң, бүләк итәрмен мин
Розаларның агын- асылын!
Күзләремә тутырып бер карасаң
Басылыр, бәлки, йөрәк ярсуым...

Кушымта:
Өзелеп сине яратам,
Иң кадерлем син, диям
Сагышларда мин көям,
Белмисең, Розалиям!
Өзелеп сине яратам,
Бердәнберем син, диям,
Сагышларда мин көям,
Сине сөям, сине сөям!!!

Р.Галләмов, Р.Галимов

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Розалия" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен