название:
автор:
Күпер
автор:
Вил Усманов
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1579 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сине көтеп гомер үтә, Бер елмаеп карачы. Аера бит безне бары Ике урам арасы. Күрешергә сәбәп эзлим, Таба алмыйм чарасын. Йөрәккәемне яндырма, Бер елмаеп карачы. Күп тә түгел, аз да түгел Ике урам арасы. Ике йөрәк арасына Ничек күпер саласы? Ике йөрәк арасына Салыйк икәү күперне. Бәхетебезгә сөенеп Үтәлик лә гомерне. Сине көтеп, гомер үтә, Бер елмаеп карачы. Аера бит безне бары Ике урам арасы.
А как ты думаешь, о чем песня "Күпер" ?