название:
автор:
Эх, тала, тала
автор:
Зухра Шарифуллина
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1105 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Кайгыларым бетәр иде Сине күреп сөйләшсәм. Кушымта: Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Нигә яна икән минем йөрәгем? Агыйлделгә басма салдым Каенын сайлап кына. Яннарына барыр идем Кош булып сайрап кына. Кушымта: Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Нигә яна икән минем йөрәгем? Агыйделкәйне кичкәндә Җырлыйм ишкәк ишкәндә. Өзелә үзәк, яна йөрәк Җаныем искә төшкәндә. Кушымта: Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Нигә яна икән минем йөрәгем? Агыйдел суы тирбәлә Уртасында сал булса. Суга салсаң, калкып чыгар, Безгә насыйп яр булса. Кушымта: Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Нигә яна икән минем йөрәгем?
А как ты думаешь, о чем песня "Эх, тала, тала" ?