название:
автор:
Су буенда учак яна
автор:
Зухра Шарифуллина
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 718 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
СУ БУЕНДА УЧАК ЯНА 3өфәр Хәйретдинов көе Наил Касыймов шигыре Тып-тын калган төнге авыл, Йоклый авыл, сүнгән уты. Кайттым сиңа еллар узгач, Хәтер уйный, керми йокы. Кушымта: Су буенда учак яна. Кем кабызган ул учакны? Төшсәм әгәр су буена, Табармын күк балачакны. Тыныч сулап йоклый авыл, Йөрим төнге урамында. Таныш сукмак, таныш кое — Утсыз да мин күрәм монда. Кушымта: Су буенда учак яна, Сүнмәс микән таңга чаклы? Урамыңда, туган авылым, Табармын күк балачакны. Хәтерләсәң, онытмасаң, Мин башканы өмет итмим. Ялантәпи урамыңда Уйнап үскен балаң бит мин. Кушымта: Су буенда учак яна, Хатирәләр төсле якты. Кайттым кебек яшьлегемә, Табармын күк балачакны
А как ты думаешь, о чем песня "Су буенда учак яна" ?