ГлавнаяИсполнителиСалават ФэтхетдиновКилэ, ява бер болыт
название:

Килэ, ява бер болыт


автор:

Салават Фэтхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1290 просмотров
Тормыш ул бит, бер карасаң,
Елмаеп көлгән кебек.
Икенче яктан карасаң,
Шәмнәре сүнгән кебек.

Килэ ява Килэ ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Гөл булсам, үсәр идем.
Җил булсам, кисәр идем лә
Алма булып, алларыңа
Өзелеп төшәр идем.

Килэ ява Килэ ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Абау, Аллам, "уф" та димим –
Уфтана димәсеннәр.
Уфтанырга калган бу, дип
Дошманнар көлмәсеннәр.

Киле ява Киле ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Килэ, ява бер болыт" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен