ГлавнаяИсполнителиВалерий ШрыковБез идек (Керәшен халык җыры)
название:

Без идек (Керәшен халык җыры)


автор:

Валерий Шрыков


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1362 просмотра
Сары бөдрә чәчләреңне
Үреп салчы толымын.
Йөрәгемә чабып кердең
Минем елгыр колыным.

Эй, без идек, без идек
Менәбез тагын, тагын килдек.
Эй, менә сезгә килгәч кенә
Якын дусларны күрдек.
Сары сандугач баласы
Сайрый читлек читендә.
Сиңа бүләк, атлас күлмәк,
Сары сандык эчендә.
Эй, без идек, без идек
Менәбез тагын, тагын килдек.
Эй, менә сезгә килгәч кенә
Якын дусларны күрдек.

Быел язын чәчкән идем
Бер кишәрлек тарылы.
Сагынулардан — күңелләргә
Сагыш булып сарылды.

Эй, без идек, без идек
Менәбез тагын, тагын килдек.
Эй, менә сезгә килгәч кенә
Якын дусларны күрдек.

Без яшәгән бу юллар ла
Калсын заман җырында.
Без уйнаган бу көйләр лә
Калсын тальян моңында.

Эй, без идек, без идек
Менәбез тагын, тагын килдек.
Эй, менә сезгә килгәч кенә
Якын дусларны күрдек.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Без идек (Керәшен халык җыры)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен