ГлавнаяИсполнителиЭльмир ГазизуллинСин ятныкы инде хазер
название:

Син ятныкы инде хазер


автор:

Эльмир Газизуллин


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 775 просмотров
Ялгыз гына барам урам буйлап
Хәтерләтә сине бу юллар.
Йөрәгемә салкын карлар ява
Ә күңелдә тынмый бураннар.

Нигә минем гөмер юлларымда
Нигә генә икән очрадың.
Гөмерлеккә мине гашыйк итеп
Башкаларны үзең сайладың.
   КУШЫМТА
Син ятныкы инде хәзер
Белмим йөрәк ничек түзәр.
Сине башка берәү назлый
Ә күңелдә буран дулый.

Ничек итеп белмим бәгеркәем
Барлыгыңны синең онытырга.
Дөрләп торган кайнар хисләремне
 Ничек итеп соң суытырга.

КУШЫМТА
Син ятныкы инде хәзер
Белмим йөрәк ничек түзәр.
Сине башка берәү назлый
Ә күңелдә буран дулый

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син ятныкы инде хазер" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен