название:
автор:
Су буеннан анкай кайтып кила
автор:
Сахабиева Зухра
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1481 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Су буеннан әнкәй кайтып килә, Каз каурые алган кулына. Чәчләренә, җылы карлар булып, Тал мамыгы ява тын гына. Хәтерлиме әнкәй күпме еллар Шушы сукмаклардан узганын? Эзләп төште микән сагынып ул Чишмәдән су алган кыз чагын?.. Шул чакларга алып китәр сыман — Атлар уйнап чаба үзәннән. Туган җирләр әнкәй белән бергә Бик үзгәргән инде, үзгәргән. Су буеннан әнкәй кайтып килә, Каз каурые алган кулына. Эзләренә, җылы карлар булып, Тал мамыгы ява тын гына...
А как ты думаешь, о чем песня "Су буеннан анкай кайтып кила" ?