название:
автор:
Сарман Татарская народная песня, под баян)
автор:
Salavat.
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 935 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сандугачлар кунып кайда сайрый?— Сарман буйларында тирәктә шул, Сарман буйларында тирәктә. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үрелеп чәчәк ата йөрәктә. Сарман буйларыннан үткән чакта Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын шул, Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын. Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Зәңгәр таудан яулык болгармын. Сарман буйларында яшел алан, Печәннәре җитәр бер заман шул, Печәннәре җитәр бер заман. Кавышулары, иркәм, бик күңелле, Әмма аерылышу бик яман.
А как ты думаешь, о чем песня "Сарман Татарская народная песня, под баян)" ?