название:
автор:
Сагындым чишмәләр суларын
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1089 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сагындым чишмәләр суларын, Иренне өшеткән салкынын. Мин, авыл баласы, сагындым Исләрен ю(ы)ртак атының. Сагындым учаклар ялкынын, Төннәрен очкынлап алганын. Мин, авыл баласы, сагындым Кызларның сөюдән янганын. Сагындым болыннар печәнен, Хуш исләр бөркетеп кипкәнен, Мин, авыл баласы, сагындым Капкадан әнием көткәнен. Сагындым кырларның исләрен Игеннәр өлгергән чагында, Мин, авыл баласы, кайтамын, Күңелем авылым ягында.
А как ты думаешь, о чем песня "Сагындым чишмәләр суларын" ?