название:
автор:
Еллар аркылы
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1457 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Еллар аркылы Килдең кичегеп, Үткән сөюне Искә төшереп. Кабат очрашу Кирәкме икән? Олы хисләрне, Уятып, иркәм?! Булып кал бары Яшьлек ялгышым, Күңел түремдә – Назым, сагышым Эзләмә мине, Хәзер без үткән. Гомерләр үткән, Соң инде, иркәм... Әйләнеп кайтмас, Яшьлек тә – үткән. Тәүге сөюләр... Беренче үпкән... Тормыш йомгагын Инде без сүткән. Язмышта безне Башкалар көткән... Булып кал бары Яшьлек ялгышым, Күңел түремдә – Назым, сагышым Эзләмә мине, Хәзер без үткән. Гомерләр үткән, Соң инде, иркәм...
А как ты думаешь, о чем песня "Еллар аркылы" ?