ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновЭтием юкэлэре (кадерле дэу этиемэ)
название:

Этием юкэлэре (кадерле дэу этиемэ)


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1358 просмотров
Истәлеккә калды, әткәй,
 Син утырткан юкәләр.
 Җәйләр саен, чәчәк атып,
 Без кайтуны көтәләр.

Кисмәгез сез юкәләрне
 Чәчәк аткан чагында.
 Сабантуйлар да ямансу
 Син булмагач янымда.

 Кайткан саен дога кылам
 Юкәләрең янында.
 Балының да тәме башка
 Син булмагач табында.

Күз тимәсен юкәләргә
 Дөньяның яме алар.
 Сине сагынып саргаялар,
 Яфракларын коялар.

 Әткәем үпкәләмәсен,
 Туганнар еш кайтмаса.
 Мәңге үсәр юкәләрең
 Ходай безне сакласа.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Этием юкэлэре (кадерле дэу этиемэ)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен