название:
автор:
Хәбәр көтә әнкәй (Зифа Нагаева сузлэре hэм кое)
автор:
Әнвәр Нургалиев
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 982 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
группа Анвара Нургалиева [bad word] [bad word] anvarnurgaliev) ------------------------------------------------ Алло, әнием, ишетәсеңме? Таныдыңмы балаңны? Телефон араларыннан тоям җылы тыныңны. "Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында, Берегез - кояш баешында, берегез - чыгышларында". Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне, Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне. Телефоннан сөйләшүләр - күңел юату гына. Сагынуларны басу микән, әллә уяту гына. "Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында, Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында". Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне, Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне. Көтәсең хәбәребезне, кайларда йөрмәсәк тә. Син керәсең хәлебезгә, без керә белмәсәк тә. "Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында, Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында". Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне, Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне. Әнием, туган көнеңдә барыбыз да без бергә. Телефоннар да ял итсен, ял итсеннәр бүгенгә. "Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында, Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында". Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне, Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне. ------------------------------------------------ группа Анвара Нургалиева [bad word] [bad word] anvarnurgaliev)
А как ты думаешь, о чем песня "Хәбәр көтә әнкәй (Зифа Нагаева сузлэре hэм кое)" ?