ГлавнаяИсполнителиА. ФайзрахмановСу буеннан энкэй кайтып килэ
название:

Су буеннан энкэй кайтып килэ


автор:

А. Файзрахманов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1470 просмотров
Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына.

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар
Шушы сукмаклардан узганын?
Эзләп төште микән сагынып ул
Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Шул чакларга алып китәр сыман —
Атлар уйнап чаба үзәннән.
Туган җирләр әнкәй белән бергә
Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Эзләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Су буеннан энкэй кайтып килэ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен