ГлавнаяИсполнителиНеизвестенБула тормышта авыр хәлләр
название:

Була тормышта авыр хәлләр


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1336 просмотров
Була тормышта авыр хәлләр
Ә син аларга бирешмә
Елмаеп кара киләчәккә
Авырлыкка каршы булган көрәштә.

Һәм болытлар югалырлар
Безнең күңелләрдә
Һәм кояш нурларында 
Балкыр бар дәрья
Ишек шакып керергә
Сөю йөрәкләргә
Синең шат елмаюдан янар бар дөнья.

Елмай син дустым, кайгырма
Авырлыкларга карама
Күңелеңне күтәр шулай
Барын онытып бер елмай.

Була тормышның төрле чагы
Була агы да карасы
Бар әле безнең уйларыбызда
Бик матур хыяллар чынга ашасы.
Һәм болытлар югалырлар
Безнең күңелләрдә
Һәм кояш нурларында 
Балкыр бар дәрья
Ишек шакып керергә
Сөю йөрәкләргә
Синең шат елмаюдан янар бар дөнья.

Елмай син дустым, кайгырма
Авырлыкларга карама
Күңелеңне күтәр шулай
Барын онытып бер елмай.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Була тормышта авыр хәлләр" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен