Главная→Исполнители→Алсу Хисамиева→Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз
название:
автор:
Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз
автор:
Алсу Хисамиева
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 909 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Өй каршындагы миләшләр, Аңлагандай теләкне, Чакыралар бушатырга Сагыш тулы йөрәкне. Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем. Авыр булган минутларда Киләм сорап киңәшләр: Әйтегезме, сагышларны Ничек басыйм, миләшләр?! Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем. Миләшләрем тибрәләләр Иртән искән җилләрдә. Сагышларым бетәр, бәгърем, Кайтсаң туган җирләргә. Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем.
А как ты думаешь, о чем песня "Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз " ?