название:
автор:
Ак күлмәгем, ак күлмәгем
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 894 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Ак күлмәгем, ак күлмәгем Бер киюдә каралттым. Яратмавыңны белсәм дә Әллә нигә яраттым. Кушымта: Ак күлмәгем, ак күлмәгем, Якасы дулкын бизәк. Кайрылган кош канатыдай Әрнеп өзелә үзәк. Ак күлмәгем, ак күлмәгем Алларга манам инде. Чәчәге сынган гөлләрдәй Ялгызым калам инде. Кушымта: Ак күлмәгем, ак күлмәгем Алмаштырмам карага. Дөрли-дөрли янсын әйдә, Сулар сипмә ярага. Мин караны кими диеп Син дә акны киярсең. Гомер узгач, күлмәк тузгач Бәлки син дә сөярсең. Кушымта: Ак күлмәгем, ак күлмәгем, Якасы дулкын бизәк. Кайрылган кош канатыдай Әрнеп өзелә үзәк. Ак күлмәгем, ак күлмәгем, Алмаштырмам карага. Дөрли-дөрли янсын әйдә, Сулар сипмә ярага.
А как ты думаешь, о чем песня "Ак күлмәгем, ак күлмәгем" ?