ГлавнаяИсполнителиНеизвестенГел көчле булып ардым
название:

Гел көчле булып ардым


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1425 просмотров
Гел көчле булып ардым,
Көчсез буласым килә.
Бер кайгысыз кошчык булып
Талга кунасым килә.

Нишләсәм дә минем бары
Сиңа ярыйсым килә.
Бәхеттән тулган шигырьләр
Язып карыйсым килә.
Тормыш йөген узем тармый
Ташлап китәсем килә
Иңнәреңә башым куеп
Бер ял итәсем килә.

Нишләсәм дә минем бары
Сиңа ярыйсым килә.
Бәхеттән тулган шигырьләр
Язып карыйсым килә.
Яратам дигән сүзеңә
Бик ышанасым килә.
Күңелдәге сагышлардан
Бер бушанасым килә.

Нишләсәм дә минем бары
Сиңа ярыйсым килә.
Бәхеттән тулган шигырьләр
Язып карыйсым килә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гел көчле булып ардым" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен