ГлавнаяИсполнителиMubai & Aksubai Fusion BandКара малай
название:

Кара малай


автор:

Mubai & Aksubai Fusion Band


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1530 просмотров
Үстерәсем килгән иде кара малай,
Юындырып, коендырып, киендереп.
Үстерәсем килгән иде тәрбияләп,
Уенчыклар биреп, сөеп, сөендереп.

Үстерәсем килгән иде кара малай,
Җир белән, ай белән, кояш белән уртак малай.
Тормыш татлы һәм мәгънәле булыр иде,
Тормыш канат җәяр иде шулчак, малай.

Үстерәсем килгән иде кара малай,
Кесәләре шөреп тулы, кадак тулы.
Малай булыр бу бала дип көткән идек,
Йодрык кадәрле кыз бала елап туды...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кара малай" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен