название:
автор:
Гашыйк итеп сакла син
автор:
Гузэл Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1148 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Һәр яңа көн туган саен, Яратасыңмы,дисең. Әйтерсең лә сине генә Сөюемне белмисең. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син! Гел "яратам" диеп торгач, Тәме бетә бит аның. Мәхәббәтне күңел белән Тоярга өйрән, җаным. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син! Исеңдә калдыр, кадерлем, Кабатламам яңадан: Бөтен җаным-тәнем белән Сине бик-бик яратам. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син!
А как ты думаешь, о чем песня "Гашыйк итеп сакла син" ?