ГлавнаяИсполнителиГәбделфәт СафинМин ышанам таңнарга
название:

Мин ышанам таңнарга


автор:

Гәбделфәт Сафин


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1303 просмотра
Күпме таңнар сөеп уятты да
Төннәр моңы качып киттеләр
 Маңгаема еллар бер бер артлы
Коеп коеп чигү чиктеләр.

Кеше бәхетеннән көнләшмимен...
Кеше кайгысыннан көлмимен...
Көзен чәчәк аткан агач күрсәм,
Яз килгән дип шаулап йөрмимен.

Таңнарның да төнгә әйләнгәнен 
Вакыт та бит инде аңларга
Тик һаман да балачактагыдай
Мин ышанам әле таңларга

Йөрәк җырларымны дога итеп
Таң нурына төреп таратам
Мин бит якташ сердәш моңдашларын 
Иһлас сөю белән яратам

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин ышанам таңнарга" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен