ГлавнаяИсполнителиНеизвестенУрманнарның ямен яшергәнме?
название:

Урманнарның ямен яшергәнме?


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 895 просмотров
Урманнарның ямен яшергәнме?
Бигрәк серле яшел күзләрең!
Мин аларга карап туймас идем,
Назлап үбәр идем үзләрен.

Һәр көн сине күрмәсәм дә,
Бәхеткәем бер бөтен.
Йөрәгемне гашыйк иттең,
Әй, син урман егете!

Урман шаулавыннан сизәсеңме
Төрле яклап искән җилләрне?
Урманнардан гына алдың әллә,
Йөрәгеңнән ташкан хисләрне?

Һәр көн сине күрмәсәм дә,
Бәхеткәем бер бөтен.
Йөрәгемне гашыйк иттең,
Әй, син урман егете!

Челтер - челтер ага чишмәләре,
Назлап кына урман гөлләрен...
Сиңа гына серем сөйләр идем,
Чишмәләрдәй саф бит йөрәгең.

Һәр көн сине күрмәсәм дә,
Бәхеткәем бер бөтен.
Йөрәгемне гашыйк иттең,
Әй, син урман егете!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Урманнарның ямен яшергәнме?" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен