название:
автор:
Шахта. (Татар халык жыры)
автор:
A'лфия Авзалова
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1306 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Китә җаныем, китә җаныем, Китә җаныем Донбасска шул. Ул китә инде Донбасска, Сүз бирдек ташлашмаска. Ул китә инде Донбасска, Сүз бирдек ташлашмаска. Шахталарга син төшәрсең, Җырлап күмер кисәрсең шул; Әмма мине бик сагынсаң, Бик саргайсаң, нишләрсең? Әмма мине бик сагынсаң, Бик саргайсаң, нишләрсең? Әгәр мине бик сагынсаң, Йөрәккәең тынмаса шул, Сагынуларың чиктән ашса, Чакыртырсың Донбасска. Сагынуларың чиктән ашса, Чакыртырсың Донбасска. Шахтер егет күмер вата Ваклап итеп кисәген шул. Гомерем булып таш басмаса, Ташламам, җан кисәгем. Гомерем булып таш басмаса, Ташламам, җан кисәгем.
А как ты думаешь, о чем песня "Шахта. (Татар халык жыры)" ?