ГлавнаяИсполнителиНеизвестенАк чәчкәдәй карлар
название:

Ак чәчкәдәй карлар


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1348 просмотров
Ак чәчкәдәй карлар

У. Рәшитов көе        В. Каһирова сүз.  

Исеңдәме икән, ак карлар өстеннән
Ак хыяллар белән атладык.
Кулга-кул тотынып, бәхеткә йотылып,
Мәхәббәт җырларын ятладык

Кушымта:
Ак чәчкәдәй карлар, ак чәчкәдәй карлар,
Бүген дә сагышка салалар.
Югалган ярымны, бәхетле чагымны,
Язмышны озатып баралар.

Ак карлар өстендә бәхеткә төренеп,
Назларга күмелеп аунадык
Ул карлар күптәннән эреде, югалды
Ак таллар дәрьяга әйләнеп.

Кайтырмын дидең дә, киттең дә югалдың
Кайтмадың яныма әйләнеп.
Бәхетле чагыңны, карларны сагынып,
Ничәнче җәйләрне җәйләдең?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ак чәчкәдәй карлар" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен