название:
автор:
Ак каен
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1536 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ак каен Наил Шәймарданов көе Халисә Мөдәрисова сүз. Каеннарны кайгы төсе диләр Ялгызлыкның, диләр, сагышы. Аерылуның, югалтуның диләр Юксынуның диләр, тавышы. Кушымта: Ак каенлы булсын дөнья, Ак чәчәкле булсын дөнья, Ак торналы булсын ак дөнья. Юк, каеннар бүген шатлык бөркә Бәхетләре ташкан, мөгаен. Толымнарын җиргә сүтеп салып, Җилгә чәчә чәчен ак каен. Йөрәк сузган гашыйк кебек гүя Ул кояшка сузган бөресен. Ак каеннгар сагыш төсе түгел Өмет төсе булып йөресен.
А как ты думаешь, о чем песня "Ак каен" ?