ГлавнаяИсполнителиНеизвестенАй гүзәлем, Айгизәм
название:

Ай гүзәлем, Айгизәм


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 647 просмотров
Ай гүзәлем, Айгизәм

Н. Шәймарданов көе      Д.Булгакова сүз.

Бөрлегәнгә бергә бардык
Тулмады чиләкләрем.
Сагындырыр, юксындырыр
Бөрлегән җыйган мәлем.

Кушымта.
Өлгергән бөрлегәннәр,
Җыяр соң тагын кемнәр,
Ай гүзәлем, Айгизәм.

Ишелеп пешкән бөрлегән
Учларымнан коелды.
Эх, беләсе иде синең
Хыялыңны, уеңны.

Кемнәр өчен җыйдым икән
Бөрлегәннән гөлләмә?
Бергенәм, дип эзләгәнем,
Бөрлегәнем синме әллә?

Үпкәләмә Айгизәм,
Айым, кояшым дисәм,
Ай гүзәлем, Ай гүзәлем
Ай гүзәлем Айгизәм.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ай гүзәлем, Айгизәм" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен