ГлавнаяИсполнителиДинар Муслюмов & Ильвина Мурясова (sound by.SHOMA)Адашкан мэхаббэт
название:

Адашкан мэхаббэт


автор:

Динар Муслюмов & Ильвина Мурясова (sound by.SHOMA)


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 814 просмотров
Айдан төшкән серле күпер 
Моңлыларга нур булып.
Шул күпердән, шул күпердән
Адашкан мәхәббәт бара,
Адашкан мәхәббәт бара
Язмыш буйлап куылып.

Карлы яңгыр үксеп елый
Тәрәзәгә сугылып.
Яңгыр түгел, яңгыр түгел
Адашкан мәхәббәт елый,
Адашкан мәхәббәт елый
Тыелып кына, сулыгып.

Гайбәт җыеп җилләр йөри
Ысылдап, я сызгырып.
Җилләр түгел, җилләр түгел
Адашкан мәхәббәт йөри,
Адашкан мәхәббәт йөри
Бәрелеп тә сугылып

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Адашкан мэхаббэт" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен