название:
автор:
ТАТАРСТАН - МИНЕМ РЕСПУБЛИКАМ
автор:
Хайдар Бигичев
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1165 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Татарстан — минем республикам Россиянең матур җирендә; Ленин аңа үзе исем кушкан, Бәхет теләп гомер-гомергә. Кушымта: Карлары бар аның, язлары бар, Ташкыннары аның ни тора; Еракларга киткән тургайлар да Сагынып кайта туган йортына, Башка илләр миңа кирәк түгел, Хыялым юк минем ул хакта. Туган җирләремнең гүзәллеге Кергән йөрәкләргә яшь чактан. Кушымта: Батырларны күрсәң гаҗәпләнмә, Батырлар куп татар илендә; Татарстан — минем республикам Россиянең матур җирендә.
А как ты думаешь, о чем песня "ТАТАРСТАН - МИНЕМ РЕСПУБЛИКАМ" ?