название:
автор:
Язмышыммы аккош?..
автор:
Зөфәр Хәйретдинов
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 809 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Язгы таңда күңелемдә калды Ялгыз очкан аккош тавышы. Аккош мине яшьлегемә илтте, Тыңла-,диде-йөрәк сагышым. Аккош өмет өзми,яшьлек ярын эзли. Олы хисләр уртак түгелме? Язмышыммы аккош, ялгышыммы аккош? Кем юатыр безнең күңелне? Күрдем шунда мин дә аккошларның Мәхәббәттән дөрләп янганын. Яшьлек ярын,саф сөюен эзләп, Керфегеннән яшьләр тамганын. Синең җанда аккош каны бар дип, Әйтте кебек ялгыз аккошым. Сагышларым,ялгышларым түгел, Теләк алган ачы язмышым.
А как ты думаешь, о чем песня "Язмышыммы аккош?.." ?